Алабуга районы хакимияте шәһәрдә дроннар (БПЛА) һөҗүменең ешайуы сәбәпле барлык җәмәгать чараларын үткәрүне туктату турында карар чыгарды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, сак булырга чакырды һәм аңлаулары өчен рәхмәт белдерде.
— Сак булыгыз, иминлек кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз. Иң мөһиме — сезнең сәламәтлек һәм иминлек. Барлык хәлләргә аңлап караганыгыз өчен рәхмәт, — дип язды ул үзенең Telegram-каналында.
Соңгы айларда Алабугага дроннар берничә тапкыр һөҗүм итте. 15 июньдәге һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, балигъ булмаган балалар яраланды, биналарга зыян килде. "Алабуга" икътисад мәйданында "Шахед" тибындагы дроннарны җыю һәм аларга өлешләр җитештерү белән бәйле завод эшли.
Русия Украинага каршы сугышта әлеге дроннарны актив куллана. Украина ягы исә бу объектны хәрби максатлар өчен кулланылучы стратегик нокта буларак күрә һәм һөҗүмнәрен шуның белән аңлата.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум